ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Форумның иң яхшы проектлары И(б)ФОның «iВолга» яшьләр форумы, «Таврида» һәм «Мәгънәләр территориясе» бөтенроссия яшьләр форумы, «Балтика Артегы» халыкара яшьләр форумы, «Итуруп» бөтенроссия яшьләр форумы, «Машук» Төньяк-Кавказ округ яшьләр форумы кебек федераль мәйданчыкларда катнашачак.

«Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты» өчен диплом һәм кубокны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Югары Медицина Технологияләре  Белем бирү Үзәге  базасында «Медицина фәне үзәге» Медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәге» ААҖнең икенче чиратын ачу тантанасы уздырылды. 


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына  Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Каты коммуналь калдыклар белән эшләү кагыйдәләрен раслау турында һәм каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча хезмәт күрсәтүнең типлаштырылган килешү формасы» карары  проекты буенча гавами консультацияләр уздыру турындагы мөрәҗәгате керде.
 


Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 7 июлендәге 214нче боерыгы белән расланган Җиңел такси белән пассажирлар һәм багаж йөртү өлкәсендә төбәк дәүләт контролен башкару буенча дәүләт функциясен үтәү буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы административ регламентына үзгәрешләр кертү турында» боерык проектын әзерләү турында хәбәр урнаштырылган.
 


6
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 8 февралендә 14 сәгать 10 минутта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-укыту-лаборатория корпусының зур концертлар залында (Казан шәһәре, Универсиада Авылы ур., 35 йорт) Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары» турындагы киңәйтелгән уртак йомгаклау коллегиясе узачак дип Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 2016 елның  5 февралендә  Казан шәһәр округы генераль планы проекты концепциясенең (алга таба – Проект) төп вариантын сайлауны нигезләү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды. Проект  «Мәскәү шәһәре Генераль планы Фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДУП тарафыннан тәкъдим ителде.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Россия Икътисадый үсеш министрлыгында контроль-күзәтү чаралары уздырганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары хокукларын яклауга юнәлдерелгән федераль закон проекты эшләнә.

2016 елның гыйнварыннан  Россия Федерациясендә  федераль норматив-хокукый актларга карата аларның факттагы йогынтысын бәяләү (ФЙБ) процедурасы кертелә. Әлеге процедура гамәлдәге җайлаштыруларны киредән карарга, бизнес эшенә артык йөкләнешләрне, нигезсез тыюларны һәм чикләүләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышында катнашты. Утырыш «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ бинасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International