Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева 2016 елның 5 февралендә «Әлмәт агломерациясендә кеше капиталы: формалаштыру, саклап калу, үстерү» стратегик сессиясендә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы һәм Әлмәт агломерациясендә кеше капиталы үсеше сораулары тикшерелде, шул исәптән аны үстерүнең стратегик драйверлары, кеше капиталының максатчан торышы индикаторлары һәм 2030 елгы чорга кадәр Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең «Кеше капиталы» юнәлешенең төп стратегик максаты каралды.
Шулай ук 2016 елда халыкның мәшгульлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру сораулары тикшерелде.