ТР Президенты Аппаратында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү подпрограммаларын эшләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды

2016 елның 5 феврале, җомга


ТР Президенты Аппаратында  алга таба «2014 -2020  елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына кертү өчен, 2017-2020 елларга социаль юнәлешле коммерциячел булмаган  оешмаларга (СЮ КБО) ярдәм итү подпрограммаларын эшләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Утырышны  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе, эшче төркем рәисе Александр Терентьев алып барды.

Утырышта  СЮ КБО ярдәм итү подпрограммаларын эшләүгә караган оештыру сораулары  тикшерелде. Агымдагы елның 1 мартына кадәр Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, СЮ КБО ярдәм итү подпрограммалары проектына кертү өчен, ТР Икътисад министрлыгына үз тәкъдимнәрен эшләп тапшырырга тиеш.  Әлеге күрсәтмә шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларына да  бирелгән.
 
2016 елның 1 сентябренә кадәр  подпрограмма, раслау өчен, ТР Министрлар Кабинетына  кертелергә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International