ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2016 ел
җомга

«Эшчәнлегебезнең максаты – Россия экспортерларына, иң беренче чиратта, КУЭ субъектларына, уңайлы сервис булдыру өчен электрон сәүдә базарында һәм чиктәш  базарларда катнашучыларны туплау, берләштерү», - дип белдерде Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Максим Паршин, «Интернет+сәүдә» форумы кысаларында чыгыш ясап.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсына барлыгы 9 гариза тапшырылып, шуларның 7се конкурста катнашуга кертелүе турында хәбәр итә.

2016 елның 28 июненнән 3 июленә кадәр республикага уку-танышу практикасын узу кысаларында Ломоносов исемендәге МДУның география факультетында икътисадый география, төбәк сәясәте белгечлекләре буенча белем алучы 2 курс студетлары төркеме килде.

2016 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 55нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны имзалады.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенең Россия Табигать министрлыгы тарафыннан эшләнгән «РФ Хөкүмәтенең 2007 елның 14 апрелендәге 230нчы карары белән расланган Су куллану шартнамәсен төзүгә хокук алу буенча аукцион үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы карары проектына карата җайлау йогынтысын бәяләүгә тискәре бәяләмә бирде.

2016 елның 29 июнендә Федерация Советы Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән кайбер документларны карады һәм кабул итте. «Акционерлык җәмгыятьләре турында» һәм «Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр турында» Федераль законнарда башкарылуына кызыксыну булган сделкаларны һәм эре сделкаларны көйләү өлешендә эре сделка, кызыксынулы сделка төшенчәләре, аларны хуплау тәртибе, һәм шулай ук алар җәмгыятьнең идарә органының тиешле ризалыгыннан тыш башкарылгандагы нәтиҗәләр детальләштерелә.

Федерация  Советы «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 294-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертә торган Федераль законны хуплады.

2016 елның 23 июнендә Россия Федерациясе   Президенты «Торак төзелешен үстерүгә ярдәм турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»  Федераль законның 7 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законны имзалады.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе вәкиле республика төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләренә икътисадый ярдәм күрсәтү чараларына багышланган киңәшмәдә катнашты.  Киңәшмәне Татарстан  Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев алып барды. Киңәшмә йомгаклары буенча сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә чакырылган очрашу үткәрергә кирәклеге турында карар кабул ителде.

 


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

РФ субъектларының инновацияле үсеше рейтингын беренче мәртәбә җитәкләгән Татарстан кадрларга һәм аларның тормыш дәрәҗәсенә аерым игътибар күрсәтә. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов бүген рейтингның дүртенче чыгарылышын презентацияләүгә багышланган Мәскәү – Санкт-Петербург – Казан видеокүпере вакытында хәбәр итте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International