2016 елның 20 июлендә Санкт-Петербург Эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү комитетының әлеге Комитет рәисе җитәкчелегендәге делегациясе «КидСпейс» яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булдылар.
Делегацияне Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм "КидСпейс" директоры Е.П.Тихонова озата йөрделәр. "КидСпейс" балалар өчен һөнәрләр шәһәре эше белән Е.П.Тихонова таныштырды, ә "КидСпейс" ЯИИҮ эшчәнлеге турында "КидСпейс" ЯИИҮ җитәкчесе А.Д.Тихонов сөйләде.