Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба -СИА) тарафыннан оештырылган Стратегик инициативалар форумы ачылды. Форумда Россиянең озакка, 2035 елга кадәр исәпләнәгән социаль-икътисадый үсеше концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
Форум һәм Экспертлар совет эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнаша.
СИА Күзәтчелек советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Стратегик инициативалар агентлыгында Милли технологик инициатива (МТИ) эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. МТИ буенча дүрт “юл картасы” (AutoNet, MariNet, AeroNet и NeuroNet) расланды, МТИ буенча 2015 елга кадәрге стратегия эшләнде. Аны әлеге форум кысаларында тикшерәчәкләр.
МТИ Россиядә яңа югары технологияле базарлар төзүгә һәм киләчәктә әлеге базарларда дөнья күләмендә лидер булырга тиешле компанияләр – милли чемпионнарны үстерүгә юнәлдерелгән.