«Иннопром-2016» халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 11-14 июль көннәрендә узды. Инновацияләр форумының быелгы партнеры сыйфатында Һиндстан чыгыш ясады.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы « Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Җитештерү өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге» һәм Азия илләренең югары технологияле предприятиеләре вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр узды. Очрашу барышында Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә Һиндстан һәм Кытайның җиңел һәм азык-төлек сәнәгате продукциясенең танылган брендларын җитештерә башлау мөмкинлеге турында сөйләделәр.