1 августтан эшкуарлар үзләренең кече һәм урта бизнеска карауларын җиңелрәк раслый алачаклар

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2015 елның 29 декабрендәге 408-ФЗ номерлы Федераль закон буенча КУЭ субъектларының бердәм реестры беренче мәртәбә Федераль  салым хезмәте тарафыннан формалаштырыла башлый һәм 2016 елның 1 августыннан аның рәсми сайтына эленә.

Бердәм реестр ул кече һәм урта эшкуарлык субъектлары турында һәркем ала алырлык, ачык формада бирелгән  мәгълүмат базасы. Аңа мөрәҗәгать итеп,  теге яисә бу хуҗалык итүче субъектның  кече һәм урта эшкурлык категориясенә керүен расларга мөмкин.

Алга таба  (2017 елда һәм аннан соң) хуҗалык итүче субъектның кече һәм урта эшкуарлык категориясенә каравы турындагы мәгълүмат ел саен агымдагы календарь елның 10 августы көнендә 1 июльгә Федераль салым хезмәте карамагында булган мәгълүмат нигезендә яңартылырга тиеш  була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International