20 июльдә «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының икенче модуле старт алды. Программа Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе экспертлары тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә эшләнгән.
Россия ртөбәкләрендә инвестицион климатны яхшырту бурычын чишү өчен төбәк командаларын илебез һәм чит илләрдән кергән иң яхшы тәҗрибә белән таныштырырга, өзлексез рәвештә үзлегеңнән уку күнекмәләре һәм ихтыяҗын булдырырга һәм лидерлык һәм команда күнекмәләре һәм компетенцияләрен үстерү хисабына аларның идарә итү осталыкларын күтәрергә кирәк. Әлеге максатларда үз эчтәлеге, төзелеше, белем бирү методикасы һәм укытучылар составы буенча уникаль программа төзелгән.
Программа төбәк җитәкчеләренә – дәүләт хакимияте вәкилләренә, шул исәптән губернаторларга, вице-губернаторларга, төбәк министрларына, мэрларга һәм РФ субъектларындагы табигый монополия җитәкчеләренә адресланган.
Белем алу барышында катнашучылар башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләре белән берлектә түбәндәге эшләрне башкарачак:
• үзләренең актуаль мәсьәләләрен /инвестицион клматны яхшыртуның төгәл юнәлешләре буенча кейсларны тикшерәчәк/хәл итәчәк;
• шул исәптән кейслар/иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу аша, аерым практика һәм лидерлар һәм идарә итүче командаларның үз-үзен нәтиҗәле тотышы мисалларын да кертеп, чит тәҗрибәне үзләштерергә өйрәнәчәк;
• лидерлык, командада үзара эш итү, үзгәрешләр һәм проектлар белән идарә итә белү, җитәкчеләр һәм команда әгъзаларының шәхси үсеше һәм көндәшлеккә сәләтлелек кебек өстенлек булдыруның иң мөһим факторлары сыйфатында кулланыла торган ысуллар турында системалы күзаллау теориясе һәм практикасы белән танышачак.
Тыңлаучылар категориясе: төбәк проектлы офисының төп әгъзалары, шулай ук төбәкнең инвестицион климаты өчен җаваплы башка белгечләр.
«Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» программасы кысаларында тагын бер белем бирү модуле каралган, анысы бу елның сентябрендә узачак.