ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 23 июнендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон 2016 елның  23 июнендә үз көченә керде. Әлеге законны кабул итү гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан 25 000 сум күләмендәге  түләүне алырга  мөмкинлек бирә.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында  «Җитештерүгә караган кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге» төзелде. Үзәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы республика   «Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» базасында оештырылды. Оешманың максаты – кече һәм урта бизнес секторында югары технологияле предприятиеләрне үстерү. Моның өчен субконтрактация механизмнары кулланылачак, һәм шулай ук иң эре Россия предприятиеләре, фәнни үзәкләре һәм технопарклары белән хезмәттәшлек җайга салыначак.

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) 21 төбәктә «Яшь профессионаллар» юнәлеше буенча җәмәгать вәкилләре позициясенә ачык сайлаулар игълан итә.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Нанотехнологияләр өлкәсендәге иң яхшы эшләнмәләр өчен  яше 35тән артмаган яшь инноваторларга  бирелә торган Наноиндустрия өлкәсендә Россия яшьләр премиясе гаризалар җыя башлау турында игълан итә. Быел премия алу шартлары һәм  регламент үзгәреш кичерде, аерым алганда, призлар фонды арттырылды һәм  өч җиңүче сайлап алыначак.


2
июль, 2016 ел
шимбә

Составында Ильяс Галимов, Тимур Әгълиуллин, Руслан Галиуллин һәм Сергей Долгов булган  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы, узган елгы нәтиҗәне ике секундка яхшыртып, җиденче урынны яулады.

Яңа икътисадый чынбарлыкта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү торган саен күбрәк роль уйный, -  дип саный Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Максим Паршин.

Совет Россиянең стратегик үсеше һәм өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле сорауларны караганда хакимиятнең төрле дәрәҗәләренең үзара эш итүен көйләү өчен оештырылды.


1
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 10-14 октябре көннәрендә Камчатка краенда «Төбәкара коммуникацияләр үзәге»,  «Петропавловск су каналы» ДУП белән бергә, «2016 елда торак-коммуналь хуҗалыкның төп сораулары» IX Бөтенроссия семинары үткәрә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 14 декабрендәге 1007нче боерыгы белән расланган «Урман-парк зоналарында функциональ зоналарны, урман-парк зоналарының мәйданын һәм чикләрен, яшел зоналарны билгеләү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

2016 елның 30 июнендә Иннополис Университетында  Россия Федерациясе һәм Нидерландлар Корольлеге арасында икътисадый хезмәттәшлек буенча катнаш комиссиянең Инновацияләр буенча эшче төркеме утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International