Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы министрлыкның «Шәхси югары технологияле компанияләр-лидерларга ярдәм итү» өстенлекле проектын тормышка ашыра башлау турында хәбәр итә.
Проектның максаты - илебезнең югары технологияле шәхси экспорт юнәлешле компанияләренең, үсеш темплары буенча лидерларны алгарышлы үстерүне тәэмин итү һәм Россиядә урнашкан трансмилли базада аларның формалашуына ярдәм итү. Проект кысаларында компанияләргә дәүләт ярдәменең гамәлдәге ысулларын алуга оештыру ягыннан булышлык күрсәтү планлаштырыла.
Гаризалар кабул итү – 2016 елның 1 августына кадәр.
«ТехУспех» рейтингының бәйге процедуралары һәм Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы проекты хакында тулырак мәгълүматны ЮИМ ФТИга (Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү университеты) (495) 664-98-77 телефоны аша шалтыратып яки info@ratingtechup.ru электрон адресы буенча язып алырга мөмкин.