«Экспортка кереш: экспорт проектының тормыш циклы. Экспортк юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» РЭҮ Белем бирү проектының беренче курсы буенча онлайн укытуның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.
2016 елның 20 июненнән, читтән торып уку башланган көннән алып, 19 июльгә кадәр «Экспортка кереш: экспорт проектының тормыш циклы. Экспорт юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» РЭҮ Белем бирү проектының беренче курсы буенча барлык лекцияләрне 748 укучы тыңлады һәм www.exportedu.ru белем бирү проекты порталында һәм «Универсариум» электрон белем бирү вузара мәйданчыгы сайтында йомгаклау тестларын тапшырды.
Беренче курс буенча дистанцион уку һәркем өчен Белем бирү проектының www.exportedu.ru порталында ачык. Онлайн-белем алу өчен бары тик теркәлү генә узарга кирәк.