Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы уздырылды. Ул «Финанс-икътисадый вазгыять һәм оешмалар тарафыннан хезмәт хакларын түләүгә һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләренә караган бурычларны каплау буенча күрелә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган иде. Утырышны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров алып барды.
Утырышта Казан, Зәй, Түбән Кама шәһәрләрендәге, Югары Ослан һәм Тукай муниципаль районнарындагы бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын түләүгә, физик затларның кеременә салым (НДФЛ), мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү туләүләренә бәйле вазгыять тикшерелде. Утырышка предприятие җитәкчеләре һәм әлеге муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде.
Оешма җитәкчеләренә хезмәт хаклары, НДФЛ , мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләре буенча булган бурычларны каплауга караган чаралар күрү тәкъдим ителде.