ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (БМС) яңалыкларының берсе булып товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең  каталогы торырга тиеш. БМС төзелгән һәм эшли, ә менә каталог подсистемасының эшләп китүен вакыт буенча киләсе ел башына күчерделәр.

 

2016 елның  10-12 октябре көннәрендә Катовице шәһәрендә (Польша) Кече һәм урта предприятиеләрнең  VI Европа конгрессы уздырылачак.

 

2016 елның 18 августында Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерүдән соң, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 24нче урта белем бирү мәктәбен ачу тантанасы үтте. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада ТР икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

 

2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы белән видеоконференция уздырылды. 

Россиядә  хоккей кәшәкәсе җитештерү буенча бердәнбер завод Яр Чаллыда ачылды.

 

Россия Федерациясенең Пакыстандагы Мактаулы консулы, «Habib Rafiq International (Pvt.) Ltd» президенты Хәбиб Әхмәд җитәкчелегендәге Пакыстан  делегациясе 2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды.

 

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең икенче утырышы 2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

 

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева ТР муниципаль берәмлекләре арасында ел саен Татарстан Республикасы Көненә багышлап оештырыла торган Республика смотр-конкурсының (алга таба – Конкурс) оештыру комитеты утырышында катнашты. 2016 елның 17 августында уздырылган утырыш кысаларында 2016 елгы Конкурска йомгаклар ясалды.

 

2016 елның  15 августында Яшел Үзән шәһәрендә  Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновның «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары: «Евразия Агро НТ» ҖЧҖ, «Икар-Технологии» ҖЧҖ,  «Мегафрукт» ҖЧҖ, «Татагромаш» ҖЧҖ, «Тат-Нид Гринхаус» ҖЧҖ, «Яңа Тура – Агро» ҖЧҖ, «Татфарм» ҖЧҖ белән очрашуы оештырылды. Очрашуда «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында тормышка ашырыла торган  инвестицияле проектларны башкару этаплары һәм сроклары тикшерелде.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге вәкилләре 2016 елның  16 августында Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш кластеры оештыру эше кысаларында Казан шәһәрендә урнашкан  төзелеш материаллары җитешерүче ике заводта булдылар. Беренче завод - Мостаф Монолит Строй, ул төзелеш измәләре ясау белән шөгыльләнә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International