ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Кама  муниципаль районы  Администрациясендә  2016 елның  16 августында «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен алга таба гамәлгә ашыру сорауларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте.

 

Моннан бер көн элек Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама  мэры Айдар Метшин булачак эшкуарлар белән очраштылар. Чарада Татарстан Республикасының өч иң яхшы мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, шуларның икесе  – Түбән Кама вәкилләре һәм бер команда – Бөгелмәдән. Җылы әңгәмә барышында балалар  «Мәктәп компаниясе» программасында катнашу барышында алган шәхси тәҗрибәләре турында сөйләделәр.

 

 

2016 елның 16 августында Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов  "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшкуарларның сорауларына җавап бирде.

 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 15 августында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы»  Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеме  утырышы узды. Утырышны министрның беренче урынбасары, эксперт эшче төркеме җитәкчесе Марат Гафаров алып барды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Ведомствоара электрон эш итүнең бердәм системасы турында» 2010 елның 8 сентябрендәге 697нче карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.

 

Исегезгә төшерәбез:  ана капиталыннан 25000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүне яисә 25000 сумнан да ким булмаган күләмдәге ана капиталыннан калган акчаларны алу өчен гаризаларны Россия Пенсия фонды сайты аша биреп була. 

Федераль, аннан соң республика законнарына «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталаштыру һәм резервлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 9 июнендәге 43-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле кертелгән үзгәрешләр гражданнарның югарыда аталган категорияләре өчен эш урыннары санын арттырырга мөмкинлек тудырдылар.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.

 


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «МиР» үзкөйләүле оешма (ҮКО) әгъзасы булды.

 


13
август, 2016 ел
шимбә

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларны башкаручы арендаторга дәүләт яисә муниципаль милекне арендага алу шартнамәсен төзегәндә әлеге Закон белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International