ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта эшкуарлыкның (КУЭ) өлешен 25 проценттан 50 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә торган ысулларны табарга өндәде.
Республика Хөкүмәте башлыгы, әгәр элегрәк яңа эш башлаучы эшкуарларга кредит алуда авырлыклар очраса, хәзер инде мондый проблемалар юк, дип белдерде.
Шул ук вакытта КУЭ каршында бүгенге көндә башка төрле проблемалар тора, алар арасында сыйфат, квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгәнлекне, бюджетка КУЭ керемнәрен арттыруны һәм башка кайбер мәсьәләләрне атарга була.