Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен «Транснефть-Прикамье» АҖ Тәэминатчылары көне уздырылды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә «НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЬ ХИМИЯСЕ» 23нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Транснефть-Прикамье» АҖнең сатып алулар бүлеге белән Тәэминатчылар көне уздырылды.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән  «Казан ярминкәсе» КҮнең Үзәк павильонында оештырылды.

Чарада «ИННОКАМ» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләрнең, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыгының Кама  кластерлы үзәгендә һәм Татарстан Республикасы  Машина төзелеше кластеры әгъза предприятиеләренең 50дән артык вәкиле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International