ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 18 ноябрендә республика оешмалары өчен «Татарстан Рспубликасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыру.  Унитар предприятиеләрнең контракт системасы турындагы закон таләпләренә туры килгән сатып алуларга күчүе» темасына бушлай семинар үткәрде.

 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

Бүген «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офисларының берсендә  эшкуарлык субъектларына түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелә: юридик затлар яисә шәхси эшкуарларны теркәү, Росреестр, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, ЭЭМ мәгълүмати системаларыннан өземтәләр алу, һәм шулай ук  күчемсез милеккә хокукны  теркәү, эшкуарлык эшчәнлеген башлау турында хәбәр итү һ.б.лар. Шулай ук махсуслаштырылган хезмәтләр дә алырга мөмкин: мәгълүмати-консультацион хезмәтләр һәм дәүләт ярдәме чаралары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ, «Россия экспорт үзәге» АҖ, финанс-кредит оешмалары, иминият компанияләре һәм башка ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм бизнес өчен сервислар.

 

Видеоконференция кысаларында Россия төбәк хакимиятләре органнары, эксперт бергәлеге, Бөтендөнья банкы белгечләре икътисадый үсешнең соңгы тенденцияләрен, социаль-икътисадый үсеш фаразларын, бюджет-салым  сәясәтенең керемнәргә йогынтысын һәм башка сорауларны тикшерделәр.

 

Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында агымдагы елның 16 ноябрендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе стратегик үсешенең  «Моношәһәрләр» дип аталган төп юнәлеше буенча  Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Проектлы эшчәнлек департаменты директоры Андрей Слепнев җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды.

 

2016 елның 14 ноябреннән - Менделеевск моношәһәре командасын, 2016 елның 18 ноябреннән Чистай, Түбән Кама һәм Кама Аланы моношәһәрләре командаларын  Моношәһәрләр үсеше белән идарә итүче командаларны һөнәри әзерләү программасы буенча укытулар башланды Әлеге программа Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнде һәм үткәрелә  (алга таба – Программа).

 

2016 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов рәислегендә  «Казан милли-тикшеренү технология университеты» Югары белем бирүнең  Федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе  Фәнни-белем бирү кластерының  Координация советы утырышы узды. Утырышта   Координация советының 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «КНИТУ» ЮББ ФДБББУнең өзлексез белем бирү буенча проректоры, КИТҖКның Кадрлар комитеты сәркатибе Любовь Овсиенко чыгыш ясады.

 

 «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 333.35 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проектында электрон формада хезмәт күрсәтүләрне сорап гариза  тапшырылган очракта дәүләт пошлинасын түләү буенча  һәм идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасына кергән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең федераль һәм төбәк порталларын һәм башка порталларны кулланып юридик яктан мөһим гамәлләр кылган очракта дәүләт пошлинасын түләү буенча физик затларга ташламалар бирү күздә тотыла. Дәүләт пошлиналарын 0,7 киметүче коэффициентны исәпкә алып түләргә мөмкин булачак.

 

Агымдагы елның 17 ноябрендә  «УМНИК» программасына әзерлекнең вузара пилот проекты булган Яшь инноваторлар мәктәбенең беренче чыгарылышы вәкилләренә сертификатлар тапшыру тантанасы узды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International