Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2016 елның 29 ноябрендә «Татарстан Республикасы Сатып алуларны үстерү үзәге» ДУП белән уртак КУЭ, ССП, СЮКБО, инвалидлар һәм республика товар җитештерүчеләре оешмалары вәкилләре өчен «44-ФЗ һәм 223-ФЗ номерлы законнарга ярашлы сатып алуларда катнашу» темасына семинар оештыра.
Хакимиятнең федераль органнарының кайбер хезмәтләрен экстерриториаль принцип (гариза тапшыручының торган урынында) буенча алып булмауга бәйле сорауларны хәл итү максатында, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлар күрсәтә торган шундый дәүләт хезмәтләренең исемлеге әзерләнде.
Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында 2016 елның 25-27 ноябре көннәрендә Kazan Startup Weekend үткәреләчәк, һәм ул гадәттәгечә дөнья ИТ-индустриясенең иң актив вәкилләрен үзендә кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артёма Здуновның «Икътисад мәктәбе» республика проекты финалистлары белән очрашуы 2016 елның 22 ноябрендә үтте.
Татарстан Республикасының Беренче ИТ-кластерлы форумын үткәрү 2016 елның 14 декабренә күчерелә, уздырылу урыны – Яр Чаллы шәһәрендәге «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-Парк» технопаркы» ДАУ.
«Россиянең инфраструктур проектлары» VIII Гомумроссия форумы 2016 елның 21-22 декабре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә (Волгоград проспекты, 42/5, «Мәскәү» Технополисы) оештырыла.
Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан гражданнарның 2014-2015 елларда күрсәтелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсен тикшерү буенча 2016 елда уздырылган социологик сораштыруларга нәтиҗәләр ясалды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча үткәрелгән ярышларда катнашты. Спорт чарасы 2016 елның 19 ноябрендә “Ак Бүре” спорт комплексында оештырылды.
2016 елның 24-30 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның 27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар җыю турында игълан ителә.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты үзенең 2016 елның 19 сентябрендәге Д28и-2574нче хатында шуны аңлата: ябык аукционга әлеге аукционда катнашу рөхсәт ителгән катнашучыларның берсе генә килеп, мондый катнашучының гаризасы сатып алулар турында документация таләпләренә туры килү очрагында әлеге катнашучы белән 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93 маддәсе 1 өлеше 24 пунктына ярашлы рәвештә бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) буларак контракт төзелә.