Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында яңа Ford Kuga җитештерүен ачып җибәрүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары – Идарә әгъзасы Татьяна Сахарова, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ford заманча автомобильләрен һәм двигательләрен чыгару, җитештерү куәтләрен киңәйтү һәм яңарту буенча «Форд Соллерс» уртак предприятиесенең Тышкы икътисадый банк катнашлыгындагы проекты 2011 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проектның гомуми бәясе 115 млрд сумны тәшкил итә, Тышкы икътисадый банк тарафыннан 43,8 млрд сумлык финанслар салынган.