Татарстан Республикасы җыелма командасына WorldSkills Russia ка әзерләнү кысаларында Стратегия – 2030ны тәкъдир иттеләр

2016 елның 3 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Олег Пелевин «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионаты финалында катнашачак Татарстан Республикасы җыелма командасына кергән студентлар каршында 2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясен тәкъдир итте.

Очрашу ачык диалог формасында оештырылды, анда Татарстан Республикасы икътисадының торышы, Стратегия – 2030 ны эшләү һәм гамәлгә ашыру, республиканың инвестицияле һәм инновацияле үсеше, эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, пространство үсеше сораулары тикшерелде.

Презентация Татарстан Республикасы җыелма командасынаң 2017 елның 1-3 феврале көннәрендә Казанда үткәреләчәк  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Төбәк чемпионаты финалына әзерлек кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International