«Минем документларым» (КФҮ) офислары эшчәнлеге сферасында алып барылган эш белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатында бүген Татарстан Республикасына Түбән Новгород өлкәсенең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» Дәүләт өлкә автоном учреждениесе делегациясе килде.
Эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород өлкәсенең «КФҮ» Дәүләт өлкә автоном учреждениесе директоры Александр Жуков җитәкчелегендәге делегация «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» Дәүләт бюджет учреждениесендә булды.
Махсуслаштырылган Бизнес өчен КФҮ базасында эшкуарлык субъектларына хезмәтләр күрсәтүне оештыру сорауларына аерым игътибар бирелде.