Мәскәүдә III Евразия икътисадый конгрессы уза

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген, 6 декабрь көнне, «Россия бүген» Халыкара мәгълүмат агентлыгының Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә III Евразия икътисадый конгрессы уздырыла. Аны Евразия коммуникация үзәге оештыра.

Евразия икътисадый конгрессы эшлекле җәмәгатьчелек,  Евразия икътисадый бердәмлеге һәм Евразия икътисадый комиссиясе дәүләтләрен хакимият органнары өчен турыдан-туры диалог алып баруның уникаль халыкара мәйданчыгы булып тора. Евразия икътисадый конгрессын үткәрүнең төп максаты – Евразия интеграциясе үсешенең гамәли аспектларын һәм актуаль мәсьәләләрен тикшерү. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International