«КАМАЗ» ГАҖ һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Тышкы икътисадый банк)» дәүләт корпорациясе арасында экспорт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү бүген Яр Чаллыда имзаланды. Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тышкы икътисадый банк рәисе Сергей Горьков, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә ТИБ белән бергә инде кайбер уңышлы проектлар тормышка ашырылды, әлеге юнәлештә эш алга таба да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте.