Татарстан эшкуарлары «Үсеш премиясе – 2017» тапшыру конкурсында катнашырга чакырыла

2016 елның 3 декабре, шимбә

Тышкы икътисадый банк инвестицияле проектлар буенча «Үсеш премиясе – 2017»  еллык конкурсына гаризалар җыю турында игълан итә. Киләсе елда  милли әһәмияткә ия инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен бүләкләр тапшыру тантанасы «Сочи-2017» Халыкара инвестицион форумы кысаларында узачак (2017 елның 27-28 феврале).

Конкурс 6 номинациядә үткәрелә.

2017 ел Конкурсында катнашу өчен гаризалар 2016 елның 28 ноябреннән 2016 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә. Конкурсны үткәрү шартлары, проектларга (катнашучыларга һәм башкаручыларга) карата таләпләр, һәм шулай ук конкурс документлары Конкурсның  рәсми сайтына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International