«Идарә осталыгы: төбәктә бизнесны алып бару шартларын яхшырту» белем бирү программасы кысаларында 2016 елның 5-7 декабре көннәрендә Мәскәүдә «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион җәлеп итүчәнлекне күтәрү буенча чаралар турында» соравы буенча Россия Федерациясе Дәүләт советының консультатив комиссиясе һәм президиумы утырышы нәтиҗәләрен тикшерүгә, һәм шулай ук өстенлекле юнәлешләр буенча хокук куллану һәм җайлауның максатчан модельләрен кертүнең «юл карталарын» тормышка ашыру механизмнарын карауга багышланган семинар үтә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан программа чараларында министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе генераль директоры Андрей Афонин катнаша.