Бүген Татарстан Республикасы территориясендә «Бизнес класс» бушлай белем бирү программасы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Чара кысаларында проектка йомгак ясалачак һәм нәтиҗәләр яңгыраячак. Матбугат конференциясе 18 ноябрь көнне 14:00 сәгатьтә ИТ-паркта түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш., Петербург ур., 52.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 октябрендәге 2292-р боерыгы белән «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты Россия Федерациясе Дәүләт Думасына карауга кертелде.
Бүгенге көндә Технопаркта 105 резидент компания эшли.
Four Seasons Hotel Moscow мәйданчыгында 29 ноябрьдә «Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция үтәчәк.
Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) агымдагы елның 16-21 ноябре көннәрендә CHINA HI-TECH FAIR 2016 (CHTF 2016) Халыкара югары технологияләр күргәзмәсе үтәчәк. Әлеге чара фәнни-технологик өлкәдә иң әһәмиятле халыкара күргәзмәләрнең берсе булып тора.
Бүген 16.30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе базасында Яшь инноваторлар мәктәбенең ябылу тантанасы узачак. Ул Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Яшьләр фәнни-инновацион конкурсында катнашучы (УМНИК)» программасына (500 мең сумлык грант), ТР Инвестицион-венчур фондының «Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацияле идеясе» конкурсына (50 мең сум) һәм башка программаларга әзерләнүгә юнәлдерелгән һәм вузлар арасында үткәрелә торган пилот проект санала.
Казандагы ИТ-паркта 2016 елның 25 ноябрендә беренче республика ИТ-форумы үтәчәк. Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: ИТфорумРТ.РФ
ИТ-форум Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ инициативасы буенча, «Яр Чаллы һәм «Кама аръягы» төбәге сәүдә-сәнәгать паркы» дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы ярдәме белән уздырыла.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен ачу һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсында катнашырга теләүчеләр игътибарына!
Гонконгның Сәүдәне үстерү Советы, Евразия хезмәттәшлеге һәм үсеше үзәге ярдәме белән, халык куллану товарларын күмәртәләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшли торган компанияләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен «Гонконг – Азия-Тын океан регионында сезнең корпоратив платформа» семинары үткәрә. Семинар кысаларында Россия-Азия сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтү перспективаларын тикшерү планлаштырыла.
«Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг үзәге» ҖЧҖ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Сәнәгатьне үстерү фонды «Лизинг проектлары» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашу өчен вәкаләтле лизинг компанияләре исемлегенә кертелде. Ул Россия компанияләренең төп җитештерү фондларын технологик коралландыру һәм модернизацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.