«Эшкуарлык фабрикасы» проектының алтынчы сезоны чыгарылышы 2016 елның 20 декабрендә уздырыла

2016 елның 2 декабре, җомга

Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, эре инвесторлар һәм гамәлдәге эшкуарлар катнашлыгында узачак.

Чараның төп темасы «Эшкуарлык фабрикасы» белем бирү проектының алтынчы сезонын тәмамлаучыларның проектларын тәкъдир итү һәм яклау булачак.

Финалда «Эшкуарлык фабрикасын» тәмамлаучы һәркемнең презентациясе өчен тавыш биреләчәк. Дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, инвестицияле компанияләр вәкилләре, һәм шулай ук Россия Федерациясенең иң эре инвесторлары һәм эшкуарлары реаль вакыт режимында проектның инвестицион җәлеп итүчәнлегенә бәя бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International