Бу атнада Татарстан эшкуарлары өчен республика Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган «Бизнес Десант» бушлай белем бирү семинарлары сериясенең йомгаклау декадасына старт бирелә. Проектның ике командасы, 8 ноябрьдән башлап, республиканың 30 муниципаль районында булдылар.
Семинарларны тагын әле республиканың 15 районында үткәрергә кирәк. «Бизнес Десантта» катнашу өчен Нурлат, Ютазы, Аксубай, Әгерҗе, Балтач, Лениногорск, Алексеевск, Минзәлә, Азнакай, Яңа Чишмә, Лаеш, Питрәч, Баулы районнары, һәм шулай ук Яр Чаллы һәм Казан эшкуарлары чакырыла. Казанда «Бизнес Десант»ның йомгаклау семинары агымдагы елның 15 декабрендә узачак. Әлеге семинарда эшкуарлар каршында танылган Россия маркетологы Игорь Манн чыгыш ясаячак.