Кеше капиталын формалаштыру һәм туплау демографияне яхшыртуга, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә, нәтиҗәле мәшгульлек һәм социаль яклауны формалаштыруга нигезләнә.
Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Республика үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның 3 ел эчендәге арадаш нәтиҗәләрен һәм үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне карыйлар. Стратегик сессия республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уза.
27-29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55) "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.
Бүген республика бизнесменнары Татарстанда финанс ярдәме чаралары белән танышты. Эшкуар йортында ташламалы кредит алу мәсьәләләре буенча семинар узды.
Бердәм кредитлау үзәге Татарстанда бизнеска 200 миллион сумнан артык акча бирде. Сервис агымдагы елның сентябреннән эшли башлады. Бу хакта Эшкуарлык советының 10нчы киңәйтелгән утырышында республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, продукт 42 банк һәм дүрт лизинг оешмасын колачлый.
Татарстан Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында 2022 елга кадәр көндәшлекле мохит торышын яхшырту зарур булган Товарлар, эшләр, хезмәтләр базарлары һәм төп күрсәткечләр исемлеге расланды. Шулай ук 2019-2022 елларга республикада Көндәшлекне үстерүгә ярдәм буенча чаралар планы ("юл картасы") эшләнгән.
2019 елдан күпфункцияле үзәкләр гражданнарның пенсия алды яшен раслаучы белешмәләр бирү буенча яңа хезмәт күрсәтә башлый. Әлеге мәгълүматлар пенсия алды яше гражданнарына законда гарантияләнгән ташламалар һәм социаль ярдәм чараларын күрсәтү өчен файдаланылачак.
2018 елда Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре бюджеттан 1 миллиард сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының 10нчы киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
21-22 ноябрьдә Казанда "ИТ-парк" территориясендә Индустриаль парклар форумы узачак. Чарага Россиянең 14 төбәгендәге 28 шәһәреннән катнашучылар җыелачак.
"Россиянең яшь эшкуары" конкурсының төбәк этабында Татар интерактив әлифбасы, Коръән-ручка һәм тагын 78 бизнес-идея күрсәтелгән иде. Иң яхшы проектларның авторларын Эшкуар йортында атадылар.