Бүген Эшкуар йортында бизнес өчен ташламалы кредитны ничек һәм кайда алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бүген республика бизнесменнары Татарстанда финанс ярдәме чаралары белән танышты. Эшкуар йортында ташламалы кредит алу мәсьәләләре буенча семинар узды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, финанслар эшкуарлык эшчәнлегендә мөһим роль уйный. "Безнең бурыч - бизнес вәкилләренә ярдәм күрсәтү һәм аларга ташламалы финанс инструментларын тәкъдим итү", - дип сөйләде ул.

Семинар кысаларында катнашучылар "Корпорация МСП" АҖ, "МСП Банк" АҖ, Татарстан Гарантия фонды һәм Төбәк лизинг компаниясе программалары белән таныша алды.

"Корпорация МСП" АҖ вәкилләре хәбәр иткәнчә, федераль оешма 62 банк, 84 төбәк гарантия оешмасы һәм 4 лизинг компаниясе һәм 12 Россия һәм халыкара үсеш институты белән хезмәттәшлек итә. Гарантияле финанс ярдәме күләме 232 миллиард сум тәшкил итте. Ярдәм чаралары Россия оешмаларына 21 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.

ТР Гарантия фонды җитәкчесе Тимур Тимергалиев хәбәр иткәнчә, республика Икътисад министрлыгы Бердәм кредитлау үзәге проектын эшләп, гамәлгә ашыра. Үзәк Гарантия фонды базасында төзелгән. Ул заем финанславын җәлеп итүгә заявка формалаштыруның барлык этапларында һәм акчаларны алганчыга кадәр кече һәм урта компанияләрне озата баруның комплекслы системасын күздә тота. "Эшкуарларга кредит продуктын сайлау, кредит заявкасын структуралаштыруда консультация, документлар җыюда ярдәм күрсәтелә, - дип сөйләде Тимур Тимергалиев. - Фондның киң партнерлар челтәре (42 кредит оешмасы, 4 лизинг компаниясе, микрофинанс оешмасы, Сәнәгатьне үстерү фонды, Моношәһәрләрне үстерү фонды) кыска вакыт эчендә һәм югары дәрәҗәдә эшкуарларның финанслауга заявкаларын формалаштыру һәм озата бару өлешендә кредит оешмалары белән хезмәттәшлек процессын оештырырга мөмкинлек бирә".

Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры Рөстәм Сафиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан эшкуарлары лизингка яңа, элек файдаланылмаган
яки эксплуатациягә кертелмәгән җиһаз сатып алырга мөмкин. Бу сәнәгать, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм саклау өчен техника. Процент ставкасы Россия җиһазлары өчен - еллык 6%, чит илнеке өчен еллык 8% тәшкил итә.

Чара кысаларында катнашучылар шулай ук ташламалы кредит алу өчен заявкаларны карадылар.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International