21-22 ноябрьдә Казанда "ИТ-парк" территориясендә Индустриаль парклар форумы узачак. Чарага Россиянең 14 төбәгендәге 28 шәһәреннән катнашучылар җыелачак.
Фикер алышуның төп темалары: индустрия паркларын үстерү өчен механизмнар, алар территориясендә кече һәм урта бизнес үсеше өчен тирәлек формалаштыру; күчемсез мөлкәтнең иң соралучы форматлары; инвестор-резидентларның тиз керүе, резидентларның тиз старт алуы һәм нәтиҗәле үсеше; яңа проектлар һәм базар тенденцияләре.
Форумның пленар сессиясен Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев, Россия Индустрия парклары ассоциациясенең идарә рәисе вазыйфаларын башкаручы Максим Паздников һәм Туры Инвестицияләр Фондының идарәи партнеры Руслан Хәлилов ачачак.
Чакырылган кунаклар арасында: РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Вадим Живулин, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Горьков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин Викторович, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгый сәясәт һәм проект идарәсе департаменты директоры урынбасары Денис Цуканов, Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык күрсәтү фондының генераль директоры Сергей Поляков, Сәнәгатьчелекне үстерү фонды директоры Роман Петруца, Казанда Төркия Республикасының генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, Казанда Венгриянең генераль консулы Адәм Штифтер, Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгының беренче сәркатибе Ли Сэй, "Эксперт" аналитик үзәге директоры урынбасары Сергей Ермак һ.б.
Пленар сессияне Россия Индустрия парклары ассоциациясенең идарә рәисе вазыйфаларын башкаручы Максим Паздников уздырачак, "Үсеш нигезе" иртәнге бизнес ашының модераторы ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы координаторы Айрат Сөнгатуллин булачак. "ТР Машина төзелеше кластеры"ның идарә рәисе Сергей Майоров "Индустрия паркларының инвестиция потенциалы һәм үсеш өчен яңа тирәлек" сессиясенең модераторы буларак чыгыш ясаячак, "Барс Групп" генераль директоры Тимур Әхмәров "Цифрлы тирәлек һәм яңа үсеш нокталары" иртәнге бизнес-аш модераторы булачак.
Әлеге дискуссияләрдә катнашу өчен индустриаль күчемсез мөлкәтенең милекчеләре дә, шулай ук җитештерү компанияләре вәкилләре дә чакырылган. Һәр җитештерүче үзе өчен туры килә торган мәйданчыкны сайлый алачак, ә идарәче компанияләрнең җитәкчеләре территорияләрне үстерү өчен кызыклы эш тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм дәүләттән ярдәм системасына, инфраструктура үсешенә, инвестиция потенциалына бәйле иң актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыша алачак. Форум кунаклары шулай ук "М7" индустриаль паркында була, биредә алар уңышлы хосусый паркның эше белән таныша алачак, аның эш тәҗрибәсе Россиянең башка төбәкләрендә (Новосибирск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Коми Республикасы) сәнәгый мәйданчыкларны оештырганда кулланыла.
Форум кысаларында ТР Машина төзелеше кластеры вәкилләре һәм индустриаль паркларның идарәче компанияләре җитәкчеләре арасында берничә килешүне имзалау ниятләнә.
Матбугат вәкилләренә мәгълүмат алу өчен 21 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә түбәндәгеләр белән аралашу планлаштырыла:
- Татарстан Республикасы икътисад министры Габделганиев Фәрит Солтан улы;
- Туры Инвестицияләр Форндының идарәи партнеры Хәлилов Руслан Рәфыйкъ улы;
- Россия Индустрия парклары ассоциациясенең идарә рәисе вазыйфаларын башкаручы Максим Паздников Константинович.
ММЧ өчен аккредитацияләү 20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә тәмамлана:
Полина Косолапова, pr@expertrt.ru, +7 9274597366, +7 ( 843) 212-20-77