"Россиянең яшь эшкуары" премиясенә 6 татарстанлы дәгъва белдерә. Бүген төбәк конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 16 ноябре, җомга

"Россиянең яшь эшкуары" конкурсының төбәк этабында Татар интерактив әлифбасы, Коръән-ручка һәм тагын 78 бизнес-идея күрсәтелгән иде. Иң яхшы проектларның авторларын Эшкуар йортында атадылар.

Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп узганча, әлеге чара финалга җитү өчен эшкуарның нинди күнекмәләргә ия булырга тиешлеген күрсәтә. Сайлап алу турында башкарылган эш моңа дәлил булып тора. "Үзенең беренче адымнарын уңышлы ясаучылар алга китте. Һәм бүген без әлеге лидерларны күрәбез, алар ачык һәм үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер", - дип сөйләде министр.

Конкурста 18 яшьтән 30 яшькәчә булган бизнесменнар катнашты. Иң яхшы катнашучыларны Интернет-эшкуарлык, авыл хуҗалыгы, франчайзинг, социаль эшкуарлык, җитештерү, инновацияләр, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсеннән сайлап алдылар. Иң активлары - Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Яшел Үзәннән, Баулыдан, Кама Тамагы һәм Буадан килгән иде. Алтысы - бизнесы буенча иң уңышлысы - 22 ноябрь көнне Татарстанны Мәскәүдәге Россиякүләм конкурсында танытачак. Алар: Прияна Фролова ("Авыл хуҗалыгы кошын үрчетү"), Айрат Губаев ("Мини-кофейнялар челтәре"), Кирилл Миняев ("Икмәк җитештерү"), Ленар Латыйпов ("Сыр һәм сөт азыклары җитештерү"), Солтан Сафин ("Тиз туклану буенча беренче милли челтәр") һәм Тимур Демин ("Функциональ күнегүләр студиясе").

Катнашучыларның берсе, Менделеевск районыннан килгән эшкуар Ринал Әһлиев сүзләренчә, әлеге конкурс тәҗрибә уртаклашу һәм яңа элемтәләрне җайга салу мөмкинлеген бирә, бу исә үз производствоңны киңәйтергә булыша. "Бу файдаланырга кирәкле булган яхшы мөмкинлек", - дип саный ул.

"Россиянең яшь эшкуары - 2018" россиякүләм конкурсының төбәк этабы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм республиканың Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге тарафыннан уздырылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International