Казанда республиканың яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе узачак. Чара 28 һәм 29 ноябрь көннәрендә А.Н.Туполев ис. КФТТУ базасында (8 нче уку бинасы, Четаев, 18а) узачак.
27-29 ноябрьдә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында (Мәскәү ур., 55) "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр формасында дәүләттән ярдәм күрсәтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлау буенча комиссия утырышы булачак. Чара 9.00 сәгатьтә 429 нчы кабинетта узачак.
Бүген Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә производстволар төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы 5 инвестиция проектын хуплады. Чара икътисад министры Фәрит Габделганиев рәислегендә Хөкүмәт йортында узды.
30 ноябрьгә чаклы "Ел экспортеры" конкурсына заявкалар кабул ителә. Анда Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектларының предприятие-экспортерлары катнаша ала.
Бүген "Татар-информ" МАда Татарстан дәүләт хакимияте органнары тарафыннан коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев ассызыклаганча, коррупция көндәшлеккә сәләтле икътисадны формалаштыруга, хәерчелекне киметүгә, гражданнарның муллыгы үсешенә, тотрыклы гражданнар җәмгыяте формалашуга киртә булып тора.
Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе Россия Махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге II илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен чыгарды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча беренче урынны "Алабуга" МИЗ алды. Рейтингның икенче баскычында - "Дубна" МИЗ (Мәскәү өлкәсе), өченчесендә "Технополис Москва" МИЗ урнашкан.
Инновацияләргә ярдәм итү фондының "Коммерцияләштерү" программасының 7 нчесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады Ул фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре стадиясен төгәлләгән һәм продукция җитештерүне оештырырга яки җәелдерергә планлаштыручы кече предприятиеләрнең инновацияле эшчәнлегенә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.
Стратегиядә билгеләнгән планнар тулы күләмдә гамәлгә ашрылырга тиеш. Бүген стратегик сессиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды. Бүген Министрлар Кабинетында Стратегия-2030 гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре чыгарылды. Президент инновацион үсеш, цифрлаштыру өлкәсендә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча эшне көчәйтү бурычын куйды. Министрлык, ведомство һәм муниципалитетларга активлашырга кирәк.
"Җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыруның яңа инструментлары хисабына яңа производстволар һәм гомумән җәлеп итү нокталарын булдыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк, бу авылларда һәм кече шәһәрләрдә демографик күрсәткечләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
Стратегияне эшләгәндә һәм үзгәрткәндә стейкхолдерлар - хакимият органнары, предприятиеләр, мәгариф һәм фән учреждениеләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның максималь киң даирәсе фикере исәпкә алынды, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.