Икътисад министрлыгында көндәшлекне үстерүгә ярдәм буенча документларга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр кабул ителә

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында 2022 елга кадәр көндәшлекле мохит торышын яхшырту зарур булган Товарлар, эшләр, хезмәтләр базарлары һәм төп күрсәткечләр исемлеге расланды. Шулай ук 2019-2022 елларга республикада Көндәшлекне үстерүгә ярдәм буенча чаралар планы  ("юл картасы") эшләнгән.

Документлар Татарстан Республикасы товарлар һәм хезмәтләр базарларында көндәшлекле мохит торышын һәм үсешен бәяләү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. Әлеге чара Россия Федерациясе субъектларында "Көндәшлекне үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында" 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 2017 елның 21 декабрендәге 618 санлы Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Мониторингның төп максаты - төбәк территориясендә көндәшлеккә сәләтлелекне күтәрү.

Документларның проектлары белән әлеге сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/proekt-perechnya-rinkov-tovarov-rabot-i-uslug-i.htm. Товарлар базары һәм чаралар үткәрү буенча тәкъдимнәрне 8 (843) 524-90-30 телефоны  яки электрон адрес - konkur.mert@tatar.ru аша юлларга мөмкин.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International