Рөстәм Нигъмәтуллин: "Стратегия-2030 нигезендә - республика халкының тормыш сыйфаты"

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Кеше капиталын формалаштыру һәм туплау демографияне яхшыртуга, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә, нәтиҗәле мәшгульлек һәм социаль яклауны формалаштыруга нигезләнә. Республикада югары нәтиҗәләргә ирешү өчен берничә республика программасы гамәлгә ашырыла. Алар ярдәмендә 3 ел эчендә 965 сәламәтлек саклау объекты, 567 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән һәм яңартылган, 61 балалар сәламәтләндерү лагеры ремонтланган һәм төзекләндерелгән, 14 173 укучы өчен 22 яңа мәктәп һәм 13 060 урынга 90 балалар бакчасы төзелгән, 552 мәгариф объекты ремонтланган, 302 мәдәни билгеләнештәге объект төзелгән һәм ремонтланган.

Бу хакта бүген республика Министрлар кабинетында, Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгарып, Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белдерде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы өч елда республика халкының тормыш озынлыгы 1,5 елга диярлек арткан (2015 ел – 72,81 яшь, 2017 ел - 74,2 яшь; Россия буенча: - 2015 ел -71,39 яшь, 2017 ел - 72,7 яшь). "Федераль дәрәҗәдә белдерелгән өстенлекләрдән чыгып, без 2030 елга күрсәткечнең планлы билгесен 80 яшькә кадәр арттырабыз. Гериатрия хезмәтен төзү буенча эшләр башланды инде", - дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

2017 елдан поликлиникаларны модернизацияләү буенча колачы буенча моңарчы күрелмәгән ике еллык программаны гамәлгә ашыру башланды. Хәзерге вакытта 116 объектта эшләр тулысынча тәмамланган. "Дустанә поликлиника - Татарстан стандарты" проекты гамәлгә ашырыла. Пилот учреждениеләрендә стандартны үтәү кыска гына чорда персоналның хезмәт җитештерүчәнлеген 25%ка күтәрү, беренчел кабул итү вакытын арттыру һәм алдан язылу хисабына кабул итүне көтү вакытын 10 минутка кадәр киметү мөмкинлеген күрсәтте. Шул ук вакытта Стратегиягә халык өчен беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче (шул исәптән ерак җирлекләрдә) медицина оешмаларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү бурычы кертелә.

Сәламәтлек саклау буенча чаралар демографик үсешнең бер бүлеге булып тора, дип сөйләде Премьер-министрның беренче урынбасары. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга республикада төзелгән спорт инфраструктурасы һәм халыкара спорт чараларын үткәрү булышлык итә. Бер үк вакытта футбол буенча дөнья чемпионаты кунакчыллык индустриясе өчен икътисадый нәтиҗә бирде. Казанда быел гына да 3 миллионнан артык турист булып киткән. Республикада системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне колачлау 43,4% тәшкил иткән (2018 ел башына). Президент Указы нигезендә, 2024 елга әлеге күрсәткеч 57% тәшкил итәргә тиеш, бу да Стратегиягә өстәмәләрдә исәпкә алынган.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International