ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Сәкинә Шакировна Шәймиева вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиевның, мәрхүмәнең барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. 

100дән артык социаль әһәмиятле коммерциясез оешма республика бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңүче булды. Бу хакта "Татар-информ" МА булып узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

24 җиңүче - 8 номинация. Татарстанда Интернет-эшкуарлык, авыл хуҗалыгы, франчайзинг, социаль эшкуарлык, җитештерү, инновацияләр, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы эшкуарларны сайладылар. Конкурста 18 яшьтән 30 яшькәчә булган яшь кешеләр катнашты.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның экспортер компанияләре һәм шундый булырга теләгән оешма вәкилләре "Заманча компаниянең интеллектуаль милке һәм глобаль базарда аны саклау" семинарында катнашты. Чара Эшкуар йортында узды

Тирән фәнни нигезләү таләп итүче продукция эшләү һәм сату тәҗрибәсе булган кече эшкуарлык субъектлары 20 миллион сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Финанс ярдәме "Үсеш - ИТИ" конкурсының IV чираты нәтиҗәләре буенча Инновацияләргә ярдәм фондынннан күрсәтеләчәк.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яшьләр, инициативалылар һәм эшлеклеләр. Бүген Казанда WorldSkills ("Яшь профессионаллар") төбәк чемпионаты старт алды. "Эшкуарлык" һәм "Эшкуарлык Юниорлар" компетенцияләре буенча ярышлар кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятендә узачак.

Татарстанның Стратегия-2030 программасына кертелә торган үзгәрешләр республика муниципаль берәмлекләренең профсоюз утырышларында төп тема булды.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бизнес белән идарә итү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне үзләштерү һәм эшкуарлыкны үстерүнең 5 еллык программаларын эшләү. Бүген Казанда шундый максат белән муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары өчен квалификация күтәрү курсы старт алды. "Татарстан Республикасында көндәшлекле мохиттә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең заманча технологияләре" укыту программасы Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Эшкуарга ничек экспортка чыгарга? Микрофинанс заемын нинди ставка буенча алырга мөмкин? "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" нәрсә ул һәм бизнес субъектлары ни рәвешле үз чыгымнарын компенсацияли ала? Бүген Эшкуар йортына килүчеләр (Петербург ур., 28) бизнеска ярдәмнең барлык төрләре турында белде. Биредә Бөтендөнья эшкуарлык атналыгы кысаларында Ачык ишекләр көне уза. Эш алып баручы һәм эшен яңа башлаган бизнесменнарга консультацияне республиканың Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды белгечләре бирә.

Алабуга һәм Чаллыда Иҗтимагый совет утырышлары узды. Чараларда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International