Министрлар Кабинетында Стратегия-2030 гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләрен чыгаралар

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Республика үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның 3 ел эчендәге арадаш нәтиҗәләрен һәм үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне карыйлар. Стратегик сессия республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уза.

Төп доклад белән Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Республика икътисадының өчтән берен формалаштыручы нефть-газ химиясе комплексын, сәнәгать структурасында күләме 23,2% (2017 ел) тәшкил иткән машина төзелешен, сәгатенә 22 млрд кВТ электр энергиясен (икътисадта 2,1%) җитештерүне тәэмин иткән энергетиканы, резидентлары республика сәнәгый производство күләменең 10% җитештергән бизнес өчен алдынгы инфраструктураны икътисадый үсеш драйверлары, дип атады. "Гадәттәгечә авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә, азык сәнәгате белән бергә алар 11% тәшкил итә, - дип ассызыклады Премьер-министрның беренче урынбасары. - Шул ук вакытта республика авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең яртысыннан артыгы шәхси ярдәмче һәм крестьян фермер хуҗалыкларына туры килә".

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанның икътисадый сәясәте уңай инвестицион климатны формалаштыруга, эшкуарлыкны үстерүгә, республика продукциясе экспортына ярдәмгә, кластерлар төзүгә һәм аларны хезмәттәшлеген көчәйтүгә, кооперация элемтәләрен үстерүгә һәм республика компанияләрен өстәмә кыйммәт булдыруның дөнья чылбырларына кертүгә, яңа продуктлар, технологияләр һәм хезмәтләр булдыруга юнәлтелгән.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International