2019 елда күпфункцияле үзәктә пенсия алды яшен расларга мөмкин булачак

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2019 елдан күпфункцияле үзәкләр гражданнарның пенсия алды яшен раслаучы белешмәләр бирү буенча яңа хезмәт күрсәтә башлый. Әлеге мәгълүматлар пенсия алды яше гражданнарына законда гарантияләнгән ташламалар һәм социаль ярдәм чараларын күрсәтү өчен файдаланылачак.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин пенсия алды яше гражданнарына мөлкәти салымнар буенча ташламаларны саклау турында законны имзалады. Документ   хәзерге пенсия яшенә җиткәч (55 яшь - хатын-кызлар өчен һәм 60 яшь - ирләр өчен), җир салымы һәм мөлкәткә салым буенча федераль ташламаларны алуга хокукны саклый. Әлеге ташламалар 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак пенсия яшенә җиткәч биреләчәк.

Хәзерге вакытта ТРда Күпфункцияле үзәк ДБУ әлеге хезмәтне гамәлгә ашыру өчен әзерлек эшләренә кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International