2018 елда кече һәм урта бизнеска ярдәмгә миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елда Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре бюджеттан 1 миллиард сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык советының 10нчы киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

"Татарстанда бизнеска ярдәм буенча даими эш алып барыла, куәтле инфраструктура булдырылды, мәгълүмат һәм финанс ярдәме күрсәтелә. Кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәменә аерым игътибар бирелә. Агымдагы елда әлеге максатларга бюджеттан 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Гадәттәгечә, микрозаймнар бирү, "Лизинг-гарант" программасы, процент ставкаларын субсидияләү программасы, кредитлар буенча түләү җаваплылыгы (поручительлек) кебек формалар кулланыла", - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты Казанда Эшкуарлык советының 10нчы киңәйтелгән утырышын ачты. Чарада 250дән артык бизнес вәкиле катнаша. Утырыш кысаларында эшкуарлар өчен финанс ресурсларын алу мөмкинлеге турында бәхәсләр узачак.

"Татар-информ" МА материаллары кулланылды

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International