Бердәм кредитлау үзәге Татарстанда бизнеска 200 миллион сумнан артык акча бирде

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бердәм кредитлау үзәге Татарстанда бизнеска 200 миллион сумнан артык акча бирде. Сервис агымдагы елның сентябреннән эшли башлады. Бу хакта Эшкуарлык советының 10нчы киңәйтелгән утырышында республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, продукт 42 банк һәм дүрт лизинг оешмасын колачлый.

Моннан тыш, ТР Икътисад министрлыгы бизнес өчен микрозаймнар бирү белән дә шөгыльләнә. Нигездә эшкуарлар, залоглар белән булган кыенлыклар аркасында, 300-600 мең сум күләмендә акча сорап мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта ведомство 3 млн. сумга кадәр кредитлар бирә, дип билгеләп үтте Габделганиев. 

"Татар-информ" МА материаллары кулланылды

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International