ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Үз-үзеңә колак салырга - хыялыңны чынга ашырырга - 1 көн эчендә бизнесмен булырга.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Кара металл, төсле металл ватыгын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген гамәлгә ашыруга карата мәҗбүри таләпләр: хокук бозу төрләре, кисәтү" семинары узды. Анда әлеге өлкәдә бизнес алып баручы һәм алып барырга теләгән эшкуарлар катнашты.

Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясендә катнашучы төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Чараны видеоконференция элемтәсе режимында Ассоциация советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы күпфункцияле үзәк (КФҮ) эше буенча рейтинг төзегән. Квартал саен төзелә торган рейтинг РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының "Минем документлар" үзәкләре челтәрен төзү һәм үстерү эшчәнлегенә комплекслы бәя бирүдән гыйбарәт. Ул КФҮ эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге закон таләпләрен һәм тиешле методик рекомендацияләрне үтәүне күрсәтә. 


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Венчурлы инвестиция ассоциациясе (РАВИ) Башкарма директоры Альбина Никконен һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ генераль директоры, идарә рәисе Александр Повалко катнашында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Татарстан Республикасының барлык КФҮдә ("Минем документлар" офисларында) "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен күрсәтү оештырылды:

Татарстанда 2018 ел йомгаклары буенча экспорт эшчәнлеге өлкәсендә ел саен уздырылучы республика конкурсына йомгак ясалды. Ул экспорт тәҗрибәсе расланган кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырыла. Конкурсның әһәмиятле функцияләре булып продукция экспорты өлкәсендә эшләүче аеруча уңышлы предприятиеләрне ачыклау, социаль җаваплы бизнес идеяләрен пропагандалау, Россия эшкуарлыгы традицияләрен ныгыту, җәмгыятьтә бизнеска карата хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча республика конкурсына старт бирде.

Ел саен уздырыла торган "Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы идея" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, аны ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Яшьләр PR-агентлыгын үстерү", "Этномәдәни үзәк төзү", "Икенче яшьлек" әдәби-спорт квесты, "Шикәр мәдәнияте фестивале", "Карьера навигаторы". Бүген Чаллыда әнә шушы һәм башка проектлар тәкъдим ителде. Автокалада "Социаль ярминкә" республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International