Россия Икътисадый үсеш министрлыгы күпфункцияле үзәк (КФҮ) эше буенча рейтинг төзегән. Квартал саен төзелә торган рейтинг РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының "Минем документлар" үзәкләре челтәрен төзү һәм үстерү эшчәнлегенә комплекслы бәя бирүдән гыйбарәт. Ул КФҮ эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге закон таләпләрен һәм тиешле методик рекомендацияләрне үтәүне күрсәтә. Россия Федерациясе субъектлары берничә күрсәткеч буенча бәяләнә, шул исәптән "бер тәрәзә" принцибы буенча дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге булган гражданнар өлеше, мәҗбүри исемлектән КФҮдә күрсәтелә торган хезмәтләр саны, КФҮ эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә һәм бердәм фирма стиленә ярашлылык һ.б. Рейтингта шулай ук төбәкләрнең КФҮдә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү өчен "Сезнең контроль" дәүләт хезмәтләре сыйфаты мониторингының мәгълүмат-аналитика системасын куллануы исәпкә алына.
2018 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча, 57 төбәк КФҮ челтәре эшчәнлеген оештыру нәтиҗәлелегенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәткән, РФнең 22 субъектында КФҮ челтәре эшчәнлеген оештыру нәтиҗәлелеге уртача бәяләнгән, 5 төбәк КФҮ челтәре эшчәнлеген оештыруның канәгатьләнерлек дәрәҗәсе булган субъектлар исемлегенә кергән.
Татарстан Республикасы КФҮ челтәре эшчәнлеген оештыру нәтиҗәлелегенең югары дәрәҗәсе булган төбәкләр төркеменә кергән.