Үз-үзеңә колак салырга - хыялыңны чынга ашырырга - 1 көн эчендә бизнесмен булырга.
20 декабрь көнне "УНИКС" КФУ КСКда үз бизнесын башлап җибәрергә ниятләгән һәммә кешене көтәләр. Базарга кирәкле продуктны ничек булдырырга, 5000 сумга интернет сәүдәне ни рәвешле башлап җибәрергә, нинди ярдәм чаралары бар, һәм SOFT SKILLS нәрсә ул - болар барысы да "Син - эшкуар" форумы программасында. Чара иртәнге тугызда башлана. Катнашу өчен түбәндәге сылтама аша теркәлергә кирәк: https://u.to/_7hLFA
Бу тренинг түгел, ә ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә төрле дәрәҗәдәге эшкуарлар тарафыннан төзелгән программа, дип билгеләп үтә оештыручылар.
Форум программасында:
09:00 — Теркәлү. Кофе-брейк (2 кат);
10:00 — Ачылыш;
10.30 — Пленар сессия;
11:20 — Андрей Шарков ShokoBox, Мәскәү/Һөнәрдән бизнеска;
12:10 — Максим Шаргородский Networking Event Club, Казан/Нәрсә ул SOFT SKILLS;
13:00 — Олег Панин Center-Game, Мәскәү/Базарга кирәкле продуктны ничек булдырырга;
14:00 — Кофе-брейк (2 кат);
14:40 — Тимур Гомәров Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Казан/Эшкуар булу ничек шәп!
15:00 — Екатерина Викулова Эшлекле мохит, Мәскәү/Бизнес өчен белемнәр һәм сервислар платформасы мөмкинлекләрен күрсәтү;
15:50 — Никита Симонов Русский Воск, Мәскәү/Инвестор белән аралашу. Хаталар һәм сабаклар;
16:40 — Кирилл Шишлов Take out marketing, Мәскәү/5000 сумга интернет сәүдәне ничек башлап җибәрергә;
17:30 — Солтан Сафин Түбәтәй, Казан/Читләрнекен түгел, үз хыялларыңны чынга ашыр;
17:50 — Программаның иң яхшы проектларын бүләкләү тантанасы.
"РОССИЯНЕҢ ЯШЬ ЭШКУАРЫ" мәйданчыгы
12:00 – 17:00 — "Яшь эшкуар" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре чыгышы.
ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛЛӘР
10.00 - "Мәктәп укучыларына эшкуарлык күнекмәләре. Иң яхшы практикалар һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе"
Модератор — Ләлә Бикчәнтәева.
12:00 - "Остазлык практикасы һәм аның үсешенең яңа модельләре".
Модератор — Рамил Миңнеҗанов.
Катнашучылар кирәкле мәгълүматны гына алып калмаячак, анда булган барлык чараларда да катнашачак. Әйтик, чын вакыт режимында ИП төзеп, теркәлергә мөмкин булачак. Сайлап алынган мәгъүмат, чын контент һәм гаҗәеп формат - гарантияләнә.
Түбәндәге сылтама аша теркәлергә кирәк:
https://u.to/_7hLFA
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте