Республика КФҮдә эшкуарлар "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия

2018 елның 14 декабре, җомга

Татарстан Республикасының барлык КФҮдә ("Минем документлар" офисларында) "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен күрсәтү оештырылды:

1. Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт исемлекләренә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан ирекле булган күчемсез мөлкәт турында "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" 209-ФЗ номерлы федераль законда каралган мәгълүматны бирелгән параметрлары буенча сайлап алу хезмәте;

2. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының товарлар, эшләр, хезмәтләр, шул исәптән "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар турында" 223-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә РФ Хөкүмәте билгеләгән конкрет заказчылардан инновацияле һәм югары технологияле продукцияне сатып алуларда катнашуын оештыру турында бирелгән параметрлар буенча мәгълүмат бирү хезмәте;

3. Бирелгән параметрлар буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәмен күрсәтү формалары һәм шартлары турында мәгълүмат бирү хезмәте;

4. "КУЭ" корпорациясе" АҖ укыту программалары буенча тренинглар һәм мондый тренингларда катнашуга электрон язылу турында мәгълүмат бирү хезмәте;

5. "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән конкрет һәм аерым заказчылардан сатып алуларның күләмнәре һәм номенклатурасы турында бирелгән параметрлар буенча мәгълүмат бирү хезмәте;

6. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын оештыручы Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар турында, федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм шартлары турында мәгълүмат бирү хезмәте;

7. "КУЭ бизнес-навигаторы" порталында теркәлү хезмәтләре.

"Минем Документлар" офислары аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектына үзенең ИНН белү дә җитә, шулай ук шәхес таныклаучы документы (РФ гражданины паспорты) үзе белән булырга тиеш.

"Минем Документлар" офислары адреслары һәм аларның эш режимнары турында мәгълүмат  https://mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. Корпорация хезмәтләре турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтыннан алырга мөмкин: http://corpmsp.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International