Чаллыда "Социаль ярминкә" республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

"Яшьләр PR-агентлыгын үстерү", "Этномәдәни үзәк төзү", "Икенче яшьлек" әдәби-спорт квесты, "Шикәр мәдәнияте фестивале", "Карьера навигаторы". Бүген Чаллыда әнә шушы һәм башка проектлар тәкъдим ителде. Автокалада "Социаль ярминкә" республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.

Үз идеяләрен Чаллыдан, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан коммерциясез оешмалар күрсәтте. 

Әлеге чара социаль эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият, коммерциясез оешмалар һәм бизнес-ширкәтләр көчен берләштерә.

Оештыручы - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм Чаллы Башкарма комитеты.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International