Бүген Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясендә катнашучы төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Чараны видеоконференция элемтәсе режимында Ассоциация советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмә кысаларында Ассоциациянең 2018 ел өчен эш нәтиҗәләре чыгарылды һәм 2019 елга планнар һәм эшнең өстенлекле юнәлешләре каралды. Чарада катнашучылар Россия субъектлары өчен икътисадта һәм социаль сәясәттә көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алышты.
Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясенең чираттагы утырышы 2019 елның 15-17 гыйнварында үтәчәк Гайдар форумы кысаларында була.