ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанга Удмуртия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин җитәкчелегендә республика делегациясе килде. Бу сәфәр эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу кысаларында уза.

Эшкуар йортында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган "Интеллектуаль мөлкәт активлары белән идарә итүнең коммерция принциплары" белем бирү семинары узды.

Татарстанда "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы старт алды. Анда сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендәге 40 яшькәчә булган профессионаллар, "Икътисад" һәм "Менеджмент" юнәлешләре буенча курсларны тәмамлап чыгучы студентлар катнаша ала.

Инновацияләргә ярдәм итү фондының "Коммерцияләштерү" программасының 7 нчесендә катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады Ул фәнни-тикшеренү һәм сынау-конструкторлык эшләре стадиясен төгәлләгән һәм продукция җитештерүне оештырырга яки җәелдерергә планлаштыручы кече предприятиеләрнең инновацияле эшчәнлегенә булышлык күрсәтү өчен юнәлдерелгән.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Фәрит Габделганиев Красноярск краеның икътисад һәм төбәк үсеше министры Егор Васильев һәм Красноярск крае Губернаторы администрациясе җитәкчесе урынбасары Александр Жавнер белән очрашты.

Бүген Чиләбедә узган "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасы системасын үстерү" VIII Бөтенроссия конференциясендә якын елларда Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча нинди проектлар гамәлгә ашыралачагы хакында сөйләделәр.

"Старт-карьера" проектын тәмамлаган 32 кеше быел 117 мең сумлык субсидия алды. Аларның һәркайсы бизнесларын сафка бастыруга юнәлтеләчәк. Проектларның күпчелеге хезмәтләр өлкәсендә гамәлгә ашырылачак. Аеруча кызыклы идеяләр арасында - балалар өчен театр төзү, логопедик үзәк, юридик контора, чәчтарашханә һәм ательелар ачу. 

Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында Гагаузия Автоном территориаль берләшмәсе (Молдова Республикасы) делегациясе булды. Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева делегатларны республиканың инвестицион климаты белән таныштырды.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Чаллыда Моношәһәрләр фонды вәкилләре һәм ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән танышты. Ул искәрткәнчә, Татарстанда җиде моношәһәр исәпләнә: Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән һәм Кама Аланы шәһәр төрендәге бистәсе. "Республика моношәһәрләрендә 1 миллионнан артык кеше яши, - дип белдерде Таркаева. - Чаллы - зурлыгы буенча илдә икенче моношәһәр".

 

2017 елның декабреннән башлап Эшкуар йортында 10 меңнән артык кеше булган. Ачылган мизгеленнән алып учреждение бизнесменнарга 20 меңнән артык хезмәт күрсәткән. Шул исәптән, үз эшеңне ачу өчен документлар тутыру, ярдәм чаралары буенча консультация, микрозаймнар алу, производствода чыгымнарны субсидияләү, продукцияне сертификатлаштыру һәм экспортлау, лизингка җиһаз алу, укыту программаларында катнашу һәм башкалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International