Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2018 елның 14 декабре, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Венчурлы инвестиция ассоциациясе (РАВИ) Башкарма директоры Альбина Никконен һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ генераль директоры, идарә рәисе Александр Повалко катнашында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

Күзәтчелек советы утырышы барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм "Россия венчур компаниясе" АҖ генераль директоры кул куйды.

Шулай ук Татарстан Республикасы белән "Россия венчур компаниясе" АҖ араснда 2019-2021 елларга Татарстан Республикасының венчур инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча "юл картасы" да имзаланды. "Юл картасы"на төбәк инфраструктурасын үстерү, Татарстан Республикасы территориясендә базарны коррекцияләүнең финанс коралларын булдыру, шулай ук инновацияле эшчәнлекне алга этәрү һәм глобальләштерү буенча чаралар кертелгән.

Татарстан Республкиасы белән РВК арасында хезмәттәшлек итүдә аерып чыгарылган юнәлешләрнең берсе булып ачык инновацияләр өлкәсендә республика тәҗрибәсен тарату тора. Әлеге юнәлеш "ИНООКАМ" ассоциациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россиянең Инновацияле төбәкләр ассоциациясе, Стратегик инициативалар агентлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәмендә тормышка ашырылучы "Россиянең "Инноскоп" ачык инновацияләр үзәге" порталы кысаларында тормышка ашырылачак.  

Инноскоп - ул күпләр файдалана торган цифрлы мәйданчык, ул "белгечтән белгечкә" принцибы буенча технологияләр һәм инжиниринг өлкәсендә оператив хезмәттәшлек итү аша Россиянең ачык инновацияләр базарын формалаштыруга юнәлдерелгән. Платформа технологик чишелешләрне соратуны, булган эшләнешләрне коммерцияләштерүне, фән-технология өлкәсендә партнерлар эзләүне, төбәк идеяләре һәм ниятләре турында фикер алышуны оештыру, шулай ук инжиниринг хезмәтләрен һәм югары технологияле җайланмаларны эзләү буенча мөмкинлекләр бирә. Мәйданчык Россиядәге иң эре югары технологияле җайланмалар һәм инжиниринг хезмәтләре базасы белән, шулай ук гамәлдәге технологияләр һәм эшләнешләр каталогы белән ныгытылган, бу исә катнашучыларга барлык ил буйлап оешмаларда кызыклы компетенцияләрне табарга булыша. Биредә үк кооперация проектларын һәм технологик консорциумнарны оештыру мөмкинлеге дә бар.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International