Татарстанда 2018 елның иң яхшы экспортеры билгеләнде

2018 елның 14 декабре, җомга

Татарстанда 2018 ел йомгаклары буенча экспорт эшчәнлеге өлкәсендә ел саен уздырылучы республика конкурсына йомгак ясалды. Ул экспорт тәҗрибәсе расланган кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында уздырыла. Конкурсның әһәмиятле функцияләре булып продукция экспорты өлкәсендә эшләүче аеруча уңышлы предприятиеләрне ачыклау, социаль җаваплы бизнес идеяләрен пропагандалау, Россия эшкуарлыгы традицияләрен ныгыту, җәмгыятьтә бизнеска карата хөрмәтле мөнәсәбәт формалаштыру тора.

10 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде:

- Иң динамикалы рәвештә үсүче иң яхшы предприятие-экспортер:

"Футука кидс" ҖЧҖ

- Халыкара инновацион хезмәттәшлек өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер:

"СПРУТ-Технология" ҖЧҖ

- Кулланучылар продукциясен җитештерү өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер:

"Эфбраш" ҖЧҖ

- Экспорт буенча иң киң географиясе булган иң яхшы предприятие-экспортер:

"Арсенал" ҖЧҖ

- Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер:

-КАМА-ТРАКС" холдинг компаниясе" ҖЧҖ

- Экспорт буенча иң дәвамлы тарихы булган иң яхшы предприятие-экспортер:

"Фреза" ҖЧҖ

- Югары технологияле җайланмалар буенча иң яхшы предприятие-экспортер:

"Инновацион технологияләр" ҖЧҖ

- Сәнәгый җитештерү өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер:

"Пыяла-пластик торбалар заводы" ФҖП ҖЧҖ

- АСК өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер:

"Алчак" ҖЧҖ

- БДБ илләренә иң яхшы предприятие-экспортер:

"Мастер Кляйн" ҖЧҖ.

Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан уздырылды.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International